Рейтинг 2017

Без, татар җәмәгатьчелеге, Татарстанда икеттелелекне гамәлгә ашыручыларны, Татарстанның “Дәүләт телләре турында”гы законны үтәүчеләрне барлыйбыз һәм аларның рейтингын булдырабыз.

Быел без Казан мэриясенең җәмәгатьчелек белән эшли торган төрле комитетларын тикшердек. Рейтинг берничә критерийга нигезләнеп башкарылды:

Без, татар җәмәгатьчелеге, Татарстанда икеттелелекне гамәлгә ашыручыларны, Татарстанның “Дәүләт телләре турында”гы законны үтәүчеләрне барлыйбыз һәм аларның рейтингын булдырабыз.

Быел без Татарстан районнары эшчәнлеген тикшердек. Рейтинг берничә критерийга нигезләнеп башкарылды:

1. Районадгы урам бизәлешенең 2 дәүләт телендә булуы (элмә такталары, күрсәткечләр,
афишалар).

2. Халыкка хезмәтне ике дәүләт телендә күрсәтү (татар телендә шалтыратып әйтелгән
мөрәҗәгатькә татар телендә җавап кайтару), районда икетеллелек өчен җаваплы кеше
булуы.

3. Районның рәсми сайтны ике дәүләт телендә бертигез алып барылуы һәм булган
мәгълүматларның актуаль булуы.

4. Районда узган чараларның ике дәүләт телендә узуы.

5. Җәмәгать транспортында, транспорт узелларында (вокзал, автовокзал, һава аланы)
тавыш белдерүләрен ике дәүләт телендә ясау.

Критерийлар нигезендә куелган балларының гомум җыелмасы нәтиҗәсендә районнар 5 төркемгә бүленде. Мәсәлән, бөтен критерийлар нигезендә аз балл җыела икән, район  законны үтәмәүче булып санала. Ягъни бик начар. Бер критерийдан яхшы, берсе начар булса, татар телен ипи-тозлык итеп кулланучы булып санала. Барлык дүрт критерийлардан баллар алучы – Тукай дәрәҗәсендә татар телен яратучы булып таныла.

 

Казан мэриясенең җәмәгатьчелек белән эшли торган төрле комитетларның  татар телен куллану рейтингы»

(Excel форматында күчерү өчен түбәндәге таблицага басыгыз)

Рейтинг 2017
Татарстан министрлыкларының татар телен куллану рейтингы

(docx форматында күчерү өчен түбәндәге таблицага басыгыз)

 

 

TatarFriendly
Татар телен яратучы ширкәтләр